news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбәнкамалыларның бер өлеше өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланды

Шәһәр һәм районда 116 сайлау участогы эшли.

Түбәнкамалыларның бер өлеше өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 17-19 сентябрь көннәрендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Сайлауның беренче көнендә түбәнкамалыларның бер өлеше өйдә тавыш бирде. Алар арасында Илгиз Сәлахов та бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Мин сайлауга әлегә кадәр һәрвакыт үзем йөрдем. Быел үземне начар хис итү сәбәпле, комиссияне өйгә чакырырга булдым. Беренче тапкыр мондый хезмәттән файдаландым. Хәлем начар булуга карамастан, мин, һәркем кебек үк, гражданлык бурычымны үтәргә тиеш. Өйдә тавыш бирү бик уңайлы», — ди ул.

«Быел беренче тапкыр шундый мөмкинлек тудырылды: комиссияне өйгә чакыртып, аз хәрәкәтләнүче гражданнар гына түгел, ә барлык теләүчеләр дә тавыш бирә ала. Өч көн дәвамында без участоктан тыш тавыш бирүче сайлаучыларга йөриячәкбез. Бүген мондый хезмәттән иллегә якын кеше файдаланды», — ди 2246 нчы сайлау участогы күзәтүчесе Тәгъзимә Садыйкова.

Өйдә тавыш бирүгә язылу өчен, участок сайлау комиссиясенә шалтыратырга, дәүләт хезмәтләре аша гариза язарга яки йорт буенча җаваплы кешеләр аша хәбәр итәргә мөмкин. Гаризаны 19 сентябрь 14 сәгатьтән дә соңга калмыйча бирергә була.

Исегезгә төшерик, бүген Россиядә сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен тавыш бирү башланды. Түбән Кама муниципаль районында Студентлар округы буенча ТР Дәүләт Советына, Көньяк сайлау округы буенча шәһәр Советына өстәмә сайлау уза.

Шәһәр һәм районда 116 сайлау участогы эшли. Алар 8: 00-20: 00 сәгатьләрдә ачык.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100