Сергей Когогин хатыны Әлфия Когогина белән Дәүләт Думасы сайлауларында тавыш бирде

2121нче участокта исемлек буенча 2,5 меңгә якын кеше тавыш бирергә тиеш.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның беренче көнендә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хатыны Әлфия Когогина белән Чаллыда 2121нче сайлау участогына килде. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Мөһим эшләрне кичектереп торырга күнекмәгәнгә, алар сайлауга беренче көнне килгәннәр. Сергей Когогин бүген үз гражданлык бурычын үтәргә килүен әйтте.

«Безнең халыкның якындагы биш елга сайлавы стратегик яктан бик мөһим дип саныйм. Тормыш хәзер бик зур тизлеккә ия, барысы да тиз үзгәрә. Төрле өлкәләрдә, шул исәптән парламентта да профессиональ эшләргә кирәк», — диде ул.

Автогигант директоры фикеренчә, ил үсешенең барлык юнәлешләрен хупларга кирәк. Моннан тыш, халыкның сайлавы алга таба да шәһәрне үстерергә мөмкинлек бирәчәк. «Киләчәктә дә тормышыбыз уңайлырак булсын өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә», — диде Сергей Когогин.

Әлфия Когогина сайлау участогында барлык иминлек чаралары үтәлүенә, бөтен җирдә тәртип булуга, эшне төгәл оештыруга игътибарны юнәлтте. Алар сайлау участогына кергәндә термометрия үтте, антисептиктан файдаланды, бер тапкыр кулланыла торган битлек, ручка алды.

2121нче участокта исемлек буенча 2,5 меңгә якын кеше тавыш бирергә тиеш. Участок сайлау комиссиясе рәисе Алсу Харисова сүзләренчә, беренче көн ахырына тавыш бирүчеләр 30 проценттан артык булачак.