news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәхретдинов Татарстанда иртән сайлау участокларындагы чират турында аңлатма бирде

Спикер сүзләренчә, бүгенгә ниндидер максатчан провокацияләр булмаган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген иртән Татарстанда кайбер сайлау участокларында чират булуы турында хәбәрләр килде. Бу вазгыятьне Казанда Бердәм мәгълүмат үзәгендә «Независимый общественный мониторинг» коммерцияле булмаган оешма ассоциациясенең Татарстандагы төбәк координаторы Рафаэль Фәхретдинов шәрехләде.

«Кайбер сайлау участокларында зур активлык турында кызыклы хәбәрләр булды. Болай булганы бар. Узган сайлау кампанияләрендә кешеләр эшкә барганчы тавыш бирергә теләгән иде. Бу чиратлар хасил итте. Участок сайлау комиссияләре чиратны бетерү өчен барлык чараларны да күрде. Сайлау участокларында 1,5 метр социаль дистанция билгеләнгән. Яңа килгән кешеләргә аны сакларга кирәклеге әйтелде. Шул ук вакытта алар шәхси саклану чараларын кулланды», — диде ул.

Спикер сүзләренчә, бүгенгә ниндидер максатчан провокацияләр булмаган. Мөгаен, алар сайлауның соңгы көненә калгандыр, диде Фәхретдинов.

Республиканың сайлау участокларында 14 меңгә якын күзәтүче эшли. VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә булачак.

Татарстанда параллель рәвештә Азино һәм Студентлар округлары буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдан үткәрелә.

Моннан тыш, 17-19 сентябрьдә республикада җирле үзидарә органнарына депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100