news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар: Татарстан – тавыш бирүдә бай традицияләре булган төбәк

Александр Малькевич Татарстанны сайлауларның ачыклыгын тәэмин итү буенча лидер дип атады.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тавыш бирүнең бай традицияләре бар — сайлау процессын оештыруның югары сыйфаты һәм тавыш бирүнең ачыклыгы моңа ярдәм итә. Татарстан халкы әлеге процесста актив катнаша. Сәясәт белгечләре шундый фикер белдерде, дип хәбәр итә РФ Иҗтимагый палатасы.

РФ Иҗтимагый палатасының мәгълүмати бергәлек, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич Татарстанны сайлауларның ачыклыгын тәэмин итү буенча лидер дип атады.

«Республикада уңай тәҗрибәләр күп: әйтик, участокларда блогер-күзәтүчеләр эшли, алар үзләренең социаль челтәрләрендә реаль вакыт режимында барлык процессны ачыктан-ачык яктырта, — дип искәртте Малькевич. — Теләгән һәркем өчен ачык булган „Минем тавыш“ сайлаучылар форумы даими рәвештә үткәрелә, анда республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы экспертлар белән бергә онлайн режимында сайлау процессын оештыру турында сөйли һәм барлык сорауларга җавап бирә».

Аның сүзләренчә, мондый ачыклык кешеләрнең ышанычын һәм активлыгын арттыра. Шунлыктан төбәк сайлауда һәрвакыттагыча югары активлык күрсәтә.

Сәяси технолог, интернет-технологлар ассоциациясен гамәлгә куючыларның берсе Владимир Кутилов Татарстанның тавыш бирүдә бай традицияләре булуын искәртте.

«Республика халкы өчен тавыш бирү көнендә бөтен гаилә белән җыелу, участокка балалар һәм зур компанияләр белән килү гадәти хәл. Татарстан өчен сайлаулар — һәрвакыт бәйрәм», — диде Кутилов.

Ул сайлау участокларында ярминкәләр, төрле бәйгеләр үткәрелүен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100