news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Тавыш бирү көннәре сыйфатлы узарга тиеш

«Без ышанабыз: ачыклык ул легитимлыкка юл, процедурага гражданнар ышанычы», — дип белдерде Сайлау комиссиясе рәисе.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россиядә РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды. Иртәнге 8.00 дә сайлау участоклары ачылды. «Тавыш бирү көннәре ачык, сыйфатлы узарга тиеш», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә. 

«Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыгы — барысы да тулы, актив әзерлектә. Сайлау кампаниясенең ничек узуы барысыннан да тора. Мөмкин кадәр ачык итеп үткәрәсе килә. Без ышанабыз: ачыклык ул легитимлыкка юл, процедурага гражданнар ышанычы», — дип белдерде Сайлау комиссиясе рәисе.

Ул РФ буенча 96 мең, Татарстанда 2810 сайлау участогы ачылганын искәртте. Бөтен илдә исемлеккә 108 млн, Татарстанда 2 млн 931 мең 939 сайлаучы кертелгән. Россиянең 2 млн гражданы чит илдә. 144 илдә тавыш бирү өчен 384 сайлау участогы ачылган. Сайлау комиссияләрендә 880 мең участок һәм территориаль комиссия әгъзалары эшли. «Бу сайлау хокукын тәэмин итүче зур армия», — диде Кондратьев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100