«Бердәм Россия» партиясе Казан башлыгы итеп тәкъдим итү өчен Илсур Метшинны сайлады

Карар «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең 33нче конференциясендә күпчелек тавыш белән кабул ителде.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясе Илсур Метшинны Казан башлыгы — дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы рәисе вазифасына тәкъдим итү өчен сайлады. Мондый карар бүген «Бердәм Россия» партиясе Казан җирле бүлекчәсенең 33нче конференциясендә кабул ителде.

Илсур Метшин кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең 12нче хастаханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов тәкъдим итте.

«Илсур Рәис улы Метшин Казанның алга таба үсеше өчен бик күп эшләр башкара, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешә ала, дип саныйм. Минем тәкъдимне хуплавыгызнны сорыйм», — диде ул.

Казан башлыгы — дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы рәисе вазифасына сайлау өчен шулай ук «Казан шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы» компанияләр төркеме генераль директоры Эмиль Хөснетдинов кандидатурасы тәкъдим ителде.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш Илсур Метшин өчен бирелде. «Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Шәһәр, казанлылар файдасына бердәм команда булып эшләүне дәвам итәчәкбез», — диде ул тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң.

Казан шәһәре Думасында 50 вакантлы мандаттан 34 мандатны «Бердәм Россия» вәкилләре алды. «Үсеш партиясе», «Россия коммунистлары коммунистик партиясе», ЛДПР вәкилләре берәр мандатка ия булды. Дүртәр мандат КПРФ һәм «Гадел Россия» вәкилләренә, биш мандат үз-үзләрен күрсәтүчеләргә булды.

Башкалада Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауга килүчеләр 62 процентны тәшкил итте. «Бердәм Россия» партиясе — 68,65 процент, КПРФ — 13,45 процент, «Гадел Россия» — 9,9 процент, ЛДПР — 3,53 процент, «Россия коммунистлары» 2,97 процент тавыш җыйды.