Ереванда оппозиционерлар төркеме Әрмәнстан хакимиятенең отставкага китүен таләп итә

Соңгы мәгълүматларга караганда, кораллы төркем Ереванда полиция бинасын да яулап алган

 (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Оппозиционерлар төркеме полиция полкын яулап алган һәм Әрмәнстан хакимияте отставкасын таләп итә, дип хәбәр итә республика полициясе матбугат хезмәте, дип яза ТАСС. Шулай ук кораллы төркемнең Еревандагы Эребуни кварталында полиция урнашкан бинаны яулап алуы турында да хәбәр бар.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр бар.

20 июньдә җинаятьчел төркем оештыруда гаепләнеп, кулга алынган оппозиция вәкиле Жирайр Сефилян тарафдарлары "кораллы күтәрелеш" белән "Әрмәнстандагы вазгыятьне үзгәртү нияте турында" игълан иттеләр, - дип хәбәр ителә "Новая Армения" оппозиция төркеме тараткан белдерүдә. "Без Ереванда полициянең төп базаларының берсен басып алдык һәм Әрмәнстан башкаласының көньягында Эребуни кварталын контрольдә тотабыз", - ди алар.

Махсус хезмәтләр "восстание" турындагы раслауларны кире какты һәм басып алучылар белән сөйләшүләр алып баралар. Хәзер кораллы затлар белән "аларның Әрмәнстан хакимиятенә бирелүен оештыру өчен" сөйләшүләр алып барыла, дип билгеләп үтте республиканың Илкүләм куркынычсызлык хезмәте.

Искәртеп узабыз, 2015 елның октябрендә "Новая Армения" оппозицион хәрәкәте 1 декабрьдән республикада "гражданнарның буйсынмау процессын һәм хакимият алмашын таләп итү"не башлый дип игълан итте. "Сайлаулар белән хакимият алмашуын таләп итү мөмкин түгел, моңа бары тик халык восстаниесе белән генә ирешеп булачак", - диде ул. Аның сүзләренчә, хәрәкәт чигенергә ниятләми һәм максатына ирешү өчен ахырга кадәр барачак. Бу очракта хакимият тыныч көрәшкә чыккан халыкка каршы көч кулланырга батырчылык итсә, бездән җавап алачак, - диде Сефилян. Ул оппозициянең акциясе нечкәлекләрен хәбәр итүдән баш тартты.

"Наследие" оппозицион партиясе рәисе урынбасары Армен Мартиросян белдергәнчә, хакимият алмашкач, "Новая Армения" халык ышанычын яулаган Хөкүмәт формалаштырачак. "Бу Хөкүмәт илдә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары үткәргәнгә кадәр тотрыклылыкны саклаячак", - дип белдерә ул.

"Новая Армения" - күптән түгел оештырылган радикал оппозиция көчләре хәрәкәте. Алар конституция реформаларына каршы чыга һәм илдә хакимият алмашуны таләп итә. 6 декабрьдә Әрмәнстанда республика конституциясенә үзгәрешләре кертү буенча референдум узды, аерым алганда, идарә итүнең парламент формасына күчү турында сүз бара. Хакимият оппонентлары моңа катгый каршы.

(Гөлүзә Василова әзерләде)