Радий Хәбировны Мәскәү яклыймы?

Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге шау-шу дәвам итә һәм төрле борылышлар ала
(Уфа, 17 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге шау-шу дәвам итә һәм төрле борылышлар ала.
Хәбәр ителүенчә, узган атнада “Бердәм Россия” фиркасенең Башкортстан бүлеге вәкилләре, махсус утырыш үткәреп, анда Радий Хәбировны фирка әгъзалыгыннан чыгарган иде. Моны фирка җитәкчеләре Радий Хәбировның “Бердәм Россия”нең абруен төшерүе белән бәйләп аңлатты.
Әмма кичә “Бердәм Россия”нең Мәскәүдәге Генераль советы утырышында әлеге вакыйга башка борылыш алганга охшый. Кайбер интернет сәхифәләре, электрон мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, ул киңәшмәдә катнашучылар Радий Хәбировның яңадан “Бердәм Россия” фиркасенә әгъзалыгын тергезгән. Шулай ук алар, фирканең Башкортстан бүлеге җитәкчеләрен башбаштаклыкта гаепләп, Радий Хәбировны киресенчә мактап телгә алган.
“Бердәм Россия”нең сайлаулары уңышлы үтүгә зур өлеш керткән кешене фиркадән чыгару дөрес эш түгел”, дип бәяләгән Мәскәү түрәләре. Шулай итеп федераль үзәк Радий Хәбировны яклый кебек фикер туа.
Шул ук вакытта, РФ юстиция министры Ю. Коновалов Р. Хәбировка министрлыкның бер идарәсен җитәкләргә тәкъдим ясаган дигән хәбәр таралды. Ләкин әле бу хәбәрләр рәсми чыганаклардан рсланмады.
Радий Хәбиров үзенә яла яккан дип исәпләгән БР президенты Мортаза Рәхимовка һәм тагын берничә югары җитәкчегә каршы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер шул мәхкәмә утырышлары көннәре билгеләнә.