Политолог: Праймериз сайлаучыларда зур кызыксыну уята

Ул кешеләргә партия сайлауларда катнашырга тәкъдим итәргә ниятләгән кандидатларга реаль бәя бирергә мөмкинлек тудыра.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Алдан тавыш бирү процедурасы сәяси партияләрдә дә, гражданнарда да кызыксынуны арттыра бара. Ул кешеләргә партия сайлауларда катнашырга тәкъдим итәргә ниятләгән кандидатларга реаль бәя бирергә мөмкинлек тудыра. «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов шундый фикер белдерде.

 Ул май ахырында алдан тавыш бирүнең масштаблы процедурасын илнең иң зур партиясе — «Бердәм Россия» үткәрүен искәртте. Аның нәтиҗәләре буенча, партиялеләр кешеләрнең мондый тавыш бирүгә карата кызыксынулары артуын билгеләп үтте.

 «Праймериз безнең илдә әкренләп сәяси партияләр һәм иң мөһиме — гади сайлаучылар кызыксына торган институциональ процедурага әверелә бара. Ул кандидатларны алдан сайлап алуны уздырырга, аларны партия түгел, ә гади кешеләр күзлегеннән бәяләргә мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Куртов.

Эксперт сүзләренчә, сәяси өлкә тирәсендәге мәгълүмат кыры тагын да тыгызлана бара: кешеләр укыйлар, кызыксыналар, сәяси контент белән кызыксыналар. Бу эштә мәгълүмат җиткерүдә традицион ысулларны үзгәрткән заманча технологияләр зур роль уйнады.

 «Хәзер һәркем интернетка үз смартфоныннан керә ала — һәм бу сәяси мәсьәләләрнең җәмгыятьнең көндәлек тормышына үтеп керүен арттыра. Сәясәт „кешеләр өчен“ форматына күчә», — дип нәтиҗә ясады Алексей Куртов.