Алексей Куртов: Татарстан - хакимият һәм җәмгыять арасындагы ихтирамлы диалог мәйданы

Бу республикага социаль-икътисади үсештә шактый уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин).Татарстан дәүләт структуралары һәм гражданнар арасында җанлы һәм ихтирамлы диалог үрнәге күрсәтә. Бу республикага социаль-икътисади үсештә шактый уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов сөйләде.

«Татарстан - хакимият һәм җәмгыять арасында формалашкан мөгамәләнең тирән ихтирамга лаек территориясе. Монда сәяси процесс кинәт түгел, ә еллар дәвамында төзелгән. Нәтиҗәдә төбәк хакимияте һәм җирле халыкның үзара тотрыклы һәм хөрмәтле хезмәттәшлеге җайга салынган», - дип искәртте Куртов.

Ул бу диалогның нәтиҗәләре төбәк икътисадында һәм социаль өлкәне үстерүдә чагыла, дип өстәде.

«Без шулай ук республика территориясендә яңа юллар, масштаблы халыкара проектлар күрәбез. Без кешеләрнең туган төбәкне алга таба яхшырту һәм үстерү белән кызыксынуларын билгелибез. Бу бик мөһим», — диде эксперт.

Сәясәтче Татарстанда шулай ук партия системасы да уйлап алып барылуын әйтте. Республика территориясендә илнең барлык әйдәп баручы сәяси партияләре актив эшли.

«Ә „Бердәм Россия“ төбәк бүлеге гражданнар белән дә, хакимият органнары белән дә конструктив эш алып бара. Бу яклап Татарстанны үрнәк алырга кирәк булган территорияләргә кертергә мөмкин», - дип йомгаклады Алексей Куртов.