Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш бүлеге активы белән очрашты

Ул анда киләчәк сайлауларга әзерлек турында сөйләде
(Актаныш, 17 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Актаныш муниципаль районында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге активы белән очрашты. Ул анда киләчәк сайлауларга әзерләнү турында сөйләде.
“Бу очрашу вакытында партияләр сайлаудан-сайлауга активлаша. “Бердәм Россия” партиясенең лидеры Владимир Путин партиянең дәрәҗәсен күтәрерлек итеп көндәлек эш алып бара. Партиянең тарафдарлары күп булып халыкка чыгарга һәм алдагы елларга эш юнәлешләрен билгеләргә кирәк”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР парламенты башлыгы фикеренчә, 2009 елның март аенда узарга тиешле сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе җиңсен һәм алга барсын өчен тырышырга туры киләчәк. “Узган сайлаулар вакытында без “Бердәм Россия” көннәрен үткәрә идек, шул рәвешле 15 районда булдык. Эшлисе эшләр турында йөкләмәләр алып кайттык. Ә хәзер безнең эштә яңа алымнар кулланырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ул Актаныш районындагы партия активына. “Партиянең ресурсларын эшкә җигү зарур, ә моның өчен күп эшләргә туры киләчәк. Башкарган эшләребез дә аз түгел, булган мөмкинлекләребезне халыкка күрсәтергә кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында җитди комплекслы программа кабул итеп, көчле итеп эшләргә кирәк. .
Узган сайлауларда яшьләр дә актив эшләгән. Киләсе елның март аенда узачак сайлауларга да аларны ныклап тартырга кирәк. Бу нисбәттән Фәрит Мөхәммәтшин Актанышка сайлаучыларның фикерләрен тыңларга килгәнлеген әйтте. Бүгенге очрашу вакытында актанышлыларга партия билетларын да тапшырды. Бүген партия билетларын алган 9 кеше арасында терлекче, фермер һәм педагоглар да бар. “Партиягә аның идеясе-идеологиясе өчен көрәшә алырлык акыллы кешеләр килсен дип тырышабыз”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, бүген партиянең Татарстан бүлеге сафларында 132 мең кеше исәптә тора. Сәяси совет карары белән аларның 3 меңе партия сафларыннан чыгарылган. “Безнең партия билетын алып, үзе икенче уй белән йөрүчеләрдән сак булырга кирәк”, - дип ассызыклады спикер.