Мөхәммәтшин халык «Бердәм Россия» праймеризында актив катнашыр дип өметләнә

ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, Татарстанда алдан тавыш бирү 26 майда узачак.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү процедурасы татарстанлыларның республикадагы сәяси тормышка карата кызыксынуы югары булуын күрсәтә, праймеризда халык актив катнашыр дигән өмет бар. Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районында фирка әгъзалары белән очрашуда шулай дип белдерде.«Дебатлар бик кызык узды, без күп кенә яшь һәм тәҗрибәле кешеләрне күрдек. Алар партия эшен ни рәвешле яхшырак оештыру гына түгел, тулаем алганда Татарстан Республикасында тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле кызыклы идеяләр тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча без «Бердәм Россия» партиясе конференциясендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның исемлеген төзиячәкбез», - диде Мөхәммәтшин.Ул билгеләп үткәнчә, дебатларда күп кенә тәкъдимнәр, шул исәптән тәнкыйть сүзләре дә әйтелгән, алар һичшиксез исәпкә алыначак. «Без боларның барысына да анализ ясаячакбыз һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясенең сайлау алды программасында файдаланачакбыз», - диде партиянең төбәк бүлеге сәркатибе.Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстанда алдан тавыш бирү 26 майда узачак, бу көнне республикада 400дән артык участок ачылачак. «Халык алдан тавыш бирүдә зур активлык күрсәтер дип өметләнәм. Әгәр кешеләр праймеризга килеп, теге яки бу кандидатка тавыш бирсә, бик рәхмәтле булачакбыз, - диде Татарстан «бердәмроссиялеләре» лидеры.