Аксубай районы укучылары өчен 52 планшет кайткан

Планшетларны «адреслы» дип әйтергә дә була, аларны укучыларга дистанцион уку вакытында гына биреп торачаклар.

(Аксубай, 17 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Татарстан Мәгариф министрлыгыннан Аксубай районына 52 планшет кайтты. Аксубай районының күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрендә тәрбияләнүче мәктәп укучыларына дистанцион уку өчен планшетлар бирәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 9 һәм 11 сыйныф укучыларына дистанцион уку чорында планшетлар тапшырылачак.

Бүген 3нче Аксубай мәктәбендә аларны белем бирү оешмалары директорларына район башлыгы Камил Гилманов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев тапшырды.

— Безнең районда мәктәп укучыларының дистанцион белем алу процессын оештырырга сәләтле көчле мөгаллимнәр составы хезмәт куя. Хәтта тулы изоляцияләнү вакытында да бездә балаларны укыту буенча йөкләмәләрне, шулай ук алар үзләштергән белем дәрәҗәсе өчен җаваплылыкны бер кем дә безнең өстән төшермәде. Әмма бу чорда, башка вакыттагы белән чагыштырганда, сезгә тагын да зуррак җаваплылык йөкләнгән, — дип мөрәҗәгать итте район башлыгы мәктәп директорларына.

Гаджетларга мохтаҗ булган укучыларның исемлеге турыдан-туры мәктәпләр аша эшләнелгән. Исемлеккә нәкъ менә әти-әнисе дистанцион белем алу өчен баланы гаджет белән тәэмин итү мөмкинлегенә ия булмаган укучылар кергән. Планшетларны «адреслы» дип әйтергә дә була, аларны укучыларга дистанцион уку вакытында гына биреп торачаклар.