Толкачев: Татарстан һәм Башкортстан парламентлары хезмәттәшлекне дәвам итәчәгенә ышанам

Татарстан депутатлары Башкортстан парламентында булды, анда Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай Рәисе Константин Толкачев белән очрашты.
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген Уфада Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Башкортстан парламентында булды. Очрашуда Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай рәисе Константин Толкачев ике республика парламентлары арасында хезмәттәшлекнең дәвам итүенә өметләнүен әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.Константин Толкачев татар һәм башкорт халыкларын мәдәният һәм тарих уртаклыгы бәйләвен әйтте. «Безнең республикалар парламентлары арасында иң тыгыз элемтәләр урнашты. Без сезнең хокукый базагызны күзәтәбез һәм үз тәҗрибәбезне Сезнең белән уртаклашабыз. Безнең законнар төп характеристикалар буенча туры килә. Безнең парламентлар арасында актив һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итүенә чын күңелдән ышанам», – диде ул.Парламентара багланышларның әһәмиятен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да билгеләп үтте.«Без һәрвакыт бергә булырга тырыштык һәм бер-беребезгә ярдәм иттек. Хәтта 90нчы елларда да, катлаулы законнар буенча фикер алышканда да, юридик яктан караганда, безнең позицияләр республикалар мәнфәгатьләрен яклау ягыннан бик якын булды», - диде ул.Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бүген Башкортстанда Татарстан көннәре башлануын хәбәр иткән иде.