Яз көне депутатлар хәрби җыенга барачак

Россия оборона министры урынбасары Николай Панков Дәүләт Думасы депутатларын быел яз хәрби җыен үтәчәкләре турында искәрткән.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы" канунга төзәтмәләрне карау пленар утырышы барышында Россия оборона министры урынбасары Николай Панков ЛДПРдан депутат Дмитрий Савельев соравына шундый җавап бирде. Бу хакта “Российская газета” басмасы хәбәр итә.

– Җыеннарны без даими үткәрәбез. Дәүләт Думасының быелгы составы белән җыен үткәрергә ниятлибез – без аны яз эшләячәкбез, – дигән Панков. – Төгәл вакыты Дәүләт Думасы белән килештереләчәк.

Шулай ук Росгвардия Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 20 февральдә хәрби әзерлек курслары үткәрүе мәгълүм булды.