Мөхәммәтшин: ТР парламенты Путин инициативаларын гамәлгә ашыруда катнашырга әзер

ТР Дәүләт Советы Рәисе Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасындагы төп тезисларга аңлатма бирде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында телгә алынган социаль инициативаларны гамәлгә ашыруда катнашырга әзер. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия парламентының ике палатасының да вәкаләтләрен киңәйтү илдә закон чыгару һәм башкарма хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне демократлаштыруга ярдәм итәчәк, - диде Мөхәммәтшин Россия Президентының Юлламасын шәрехләп. - Һичшиксез, бу җәһәттән Президент хакимияте иң мөһиме булып кала. Әмма министрлык башлыклары депутатлар һәм гражданнар алдында хисап тотарга тиеш».

Ул Юлламада җирле үзидарә органнарының ролен арттыру турында да сүзләр яңгыравын искәртте. «Җирле үзидарә дәрәҗәсендәге салым базасын тәэмин итү зарур. Финанс мандаты кирәк, ә моның өчен федераль салым законын үзгәртү сорала. Без һәр территориядә җитештерү күләмнәрен арттыру һәм социаль бурычларны хәл итү өчен зур мөмкинлекләргә ия булыр идек», - диде Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе быел Юлламаның, нигездә, эчке сәясәт мәсьәләләренә багышлануын искәртте. Аның фикеренчә, бу яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә җәмгыятьнең таләпләре һәм халыкның реаль керемнәре арту, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү белән бәйле.

Мөхәммәтшин шулай ук якын көннәрдә федераль үзәкнең Путин тарафыннан куелган бурычларны финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләячәген искәртте.