news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан гражданнары Кама Тамагында үз ватаннары Президентын сайлауларда катнашты

Сайлаучылар өчен район администрациясе транспорт бирде.

Үзбәкстан гражданнары Кама Тамагында үз ватаннары Президентын сайлауларда катнашты
«Волжские зори» газетасы

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Кама Тамагы районында яшәүче Үзбәкстан Республикасы гражданнары үз ватаннары Президентын сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирүдә катнашты. Кама Тамагы бистәсе район Мәдәният йортында Үзбәкстан гражданнары өчен сайлау участогы эшләде.

«Волжские зори» газетасы хәбәр иткәнчә, сайлаучылар өчен район администрациясе транспорт бирде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин процессны контрольдә тотты.

Елена Сороковнина сүзләренчә, гражданнарның бер өлеше Тәмте авыл җирлегеннән (алар анда «Кедр» сәүдә йорты» ҖЧҖндә эшли), Кама Тамагы бистәсеннән (нигездә, «Вираж плюс» ҖЧҖ эшчеләре), тагын икесе Тәтеш шәһәреннән килгән.

Тулаем алганда, Кама Тамагы сайлау участогында вакытыннан алда тавыш бирүдә 85 кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100