news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары Президент сайлауларында катнашты

Үз гражданлык бурычын дүрт кеше үтәде.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Кайбыч районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз ватаннары Президентын сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирүдә катнашты. Вакытыннан алда тавыш бирү Апас район үзәгендә узды. Бу хакта «Кайбицкие зори» газетасы яза.

Үз гражданлык бурычын дүрт кеше үтәде. Күрше районга бару өчен транспортны Мәлки авыл җирлеге җитәкчелеге биргән. 

Җирлек башлыгы Петр Поляков искәрткәнчә, Мәхмүт Арифов, Голиб Нармуминов, Куват Барханов, Нурдин Жураев тавыш бирүдә катнашканнар.

Барлык дүрт чит ил гражданы да Мәлки авылында яши, Азат Шәйдуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куялар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100