news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз ватаннары Президентын сайлады

Районда Үзбәкстан Республикасының 92 гражданы яши.

Арчада яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз ватаннары Президентын сайлады
http://arskmedia.ru/

(Арча, 17 октябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Бүген Арча районы Мәдәният йортында үзбәк кардәшләр үз Президентларын сайлауда катнашты.

Районда сайлау хокукы булган Үзбәкстан Республикасының 92 гражданы яши. Алар өчен бүген республика җитәкчесен сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Район Мәдәният йорты фойесында иртәнге 8 дән 11 сәгатькә кадәр күчмә сайлау участогы эшләде.

Биредә гадәттәге участоктагы кебек үк, сайлау кабиналары, кандидатлар турында мәгълүматлар язылган стенд та куелган иде. Кардәшләрләрнең милли көйләре яңгырап торды. Тавыш бирергә килгән үзбәкләр Туган илләреннән еракта үз Президентларын сайлауда катнашу мөмкинлеге биргән өчен Арча җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100