Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәте турында закон проекты буенча тәкъдимен әйтте

Парламент җитәкчесе конституцион үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мониторингы буенча эшче төркем утырышында катнашты.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәте турында закон проекты буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта парламент башлыгы конституцион үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мониторингы буенча эшче төркем утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәтшин, тулаем алганда, Россия Хөкүмәте турында яңа закон проектын хуплады, ләкин документның өченче маддәсеннән «федерализм» һәм «хакимиятләр бүленеше» сүзләре алынганга борчылуын әйтте. «Ни өчендер безнең дәүләтнең федеративлыгы ассызыкланган төп сүзләр яңа закон проектында төшеп калды. Минемчә, Россия федерализмын үстерү максатларында, әлеге нигезләмәләрне торгызырга кирәк, чөнки сүз федератив дәүләт Хөкүмәте эшчәнлеге турында бара», — диде ул.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары икенче укылышка тиешле төзәтмәләр кертергә мөмкин, диде парламент җитәкчесе.

Россия Хөкүмәте турындагы закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 12 октябрьдә беренче укылышта кабул ителде. Документ нигезендә, Россия Хөкүмәте гавами хакимият органнары системасында бердәм звено булып тора. Моннан тыш, «бүленгән идарә» ысулларына күчү каралган, Президент һәм Хөкүмәт мөнәсәбәтләре конфигурациясе төзәтелгән, парламент контроле киңәйтелгән.

«Бу чын закон, ул федераль Хөкүмәткә дә, төбәкләргә дә урыннарда аналогия буенча нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк», — дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

«Мөһим федераль конституцион законнар кабул ителгәндә, хәтта алар федераль хакимият алып бару мәсьәләләрен генә җайга салсалар да, төбәкләрнең фикерен исәпкә алырга кирәк. Бу мөһим конституцион законнар кабул ителгәндә федераль үзәк позициясен көчәйтә генә. Төбәкләр әлеге закон проектларын көтә һәм үз тәкъдимнәрен кертергә әзер», — дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Россия Иҗтимагый палатасында видеоэлемтә режимында узган эш төркеме утырышында Россия Хөкүмәте турындагы һәм Россия Конституция суды һәм Россия Прокуратурасы турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Закон проектлары Россия Конституциясенең 4 июльдә гомумроссия тавыш бирүеннән соң үз көченә кергән яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.