news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Участоклардагы видеотеркәү тавыш бирү сере принцибын бозмый

«Урнаштыру схемасы шартларының берсе — тавыш биргән вакытта сайлаучының бюллетене камера объективына эләкми. Тавыш бирү сере тәгаен саклана», — диде Кондратьев.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың барлык сайлау участокларына урнаштырылган видеокамералар челтәре Россия Дәүләт Думасының өч көн дәвам иткән сайлауларында тавыш бирү серенең принцибын бозмый.

#ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры барышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Ул камераларның Россия Үзәк сайлау комитеты карарын төгәл үтәп урнаштырылуын әйтте.

«Урнаштыру схемасы шартларының берсе — тавыш биргән вакытта сайлаучының бюллетене камера объективына эләкми. Тавыш бирү сере тәгаен саклана», — диде Кондратьев. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100