news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Турчак Татарстан «Бердәм Россия» партиясенең көзге сайлауда ышанычлы җиңүен әйтте

Тавыш бирү нәтиҗәләренә багышланган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Турчак Татарстан «Бердәм Россия» партиясенең көзге сайлауда ышанычлы җиңүен әйтте
«Бердәм Россия» матбугат хезмәте

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Узган сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе илдә әйдәп баручы сәяси көч булуын раслады. 78 мең мандатның 97 процентын партия кандидатлары алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә партия генсоветы президиумы утырышында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чарада көзге тавыш бирүгә йомгак ясалды.

«Бердәм тавыш бирү көнендә партия янә Россиянең әйдәп баручы сәяси көче статусын раслады», — диде «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар Дәүләт Думасына партия тәкъдим иткән барлык округларда да өстәмә сайлаулар җиңде. Шулай ук «Бердәм Россия» губернаторлыкка хуплаган һәм тәкъдим иткән кандидатлар да сайланган. Андрей Турчак Татарстанда «Бердәм Россия» кандидатларының җиңүен дә әйтте.

Мөхәммәтшин белән сөйләшүдә Турчак Татарстан Республикасында партия-сәяси эшнең системалы булуы турында искәртте. Нәкъ менә шушы эшчәнлек үткән сайлау кампаниясен уңышлы итте.

«Сайлауда җиңгән хезмәттәшләребез өчен бу әле башы гына. Кешеләрнең ышанычын яулау гына аз, аны акларга да кирәк. Үз өстегезгә алган бурычларны гамәлгә ашырырга кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100