Татарстан Премьер-министры кандидатурасын парламентның 13нче утырышында раслаячаклар

Депутатлар ТР Президентының республика вице-премьерларын билгеләү турындагы тәкъдимнәрен килештерәләр.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13нче утырышы 18 сентябрьдә узачак. Анда депутатлар Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслаячак. Бу хакта бүген республика парламенты президиумы утырышында билгеле булды.

Булачак утырышта депутатлар ТР Президентының республика Премьер-министры урынбасарларын билгеләү турындагы тәкъдимнәрен килештерәләр.

«Без Премьер-министр кандидатурасын раслыйбыз һәм вице-премьерлар кандидатураларын килештерәбез. Шулай ук без ТР Президенты Аппараты белән министрлар буенча мәсьәләне әзерләргә өлгерербез», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук көнне, 18 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешү тантанасы да булачак, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».