news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе социаль челтәрләрдә мәгълүмати ярдәмче булдырды

Диана мemoji Татарстан халкын үз кандидатураларын киләсе көзге сайлауларда тәкъдим итәргә ниятләүче партия әгъзалары белән таныштырачак.

Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе социаль челтәрләрдә мәгълүмати ярдәмче булдырды

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе аккаунтларында челтәрле мәгълүмати ярдәмче –Диана мemoji барлыкка килде. Ул партия тормышындагы проектлар һәм агымдагы вакыйгалар турында хәбәр итә. Беренче хәбәрләрнең берсендә ул Казан шәһәре Думасына көзге сайлауларда партия исемлегенең беренче затлары турында сөйләде.

«Безнең фикеребезчә, бу коммуникацияләр өчен заманча алымнарның берсе. Без бу ысул белән безнең аудиториядән һәм яңа язылучылардан күбрәк мәгълүмат, кире элемтә алырбыз дип өметләнәбез», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100