news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Конституциягә татар телен дәүләт коручы халык теле дип беркетү кирәк

«Бу безнең күтәрелми калган телгә бер терәү булыр иде», — диде депутат.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин фикеренчә, Татарстан Республикасы Конституциясендә татар телен дәүләт коручы халыкның теле дип күрсәтергә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының унберенче утырышында ясаган чыгышында әйтте.

«Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертелгәч, әлбәттә, бездә дә үзгәрешләр булачак. Безнең Конституциягә дә 8 нче маддәгәме, 91 нче маддәгәме, татар телен республика, дәүләт коручы халыкның теле дип беркетергә кирәк. Бу безнең күтәрелми калган телгә бер терәү булыр иде», — диде Ркаил Зәйдулла.

Депутат, шулай ук, Татарстан Президентына дәгъва итүче кандидатларның да ике дәүләт телен яхшы белергә тиешлекләрен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100