Фәрит Мөхәммәтшин депутат Ркаил Зәйдулланың чыгышына карата фикерен әйтте

«Татарстанда кешеләрнең бер-берсен ике дәүләт телендә дә аңлавы мөһим», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге парламент утырышында депутат Ркаил Зәйдулланың, Татарстан Президентына кандидатлар ике дәүләт телен белергә тиеш, дигән сүзенә карата үз фикерен әйтте. Бу хакта ул матбугат конференциясендә яңгыраган сорауга җавап бирде.

«Бу норма Конституциягә 1992 елда салынган иде, республикада ике дәүләт теле тигез хокуклы булуы мәсьәләсе торды. Сөйләшү дә, төрле урыннарда хезмәт алу мөмкинлеге дә. Бу сорау актуаль булып кала. Ләкин, минемчә, без, закон чыгаручылар, бу эшне азагына кадәр җиткермәдек. Без рус кешесе югары вазифаларга дәгъва иткәндә, татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиешлеге турында закон кабул итмәдек», — диде. 

«Кандидатларның ике дәүләт телен никадәр белүен бәяләү өчен махсус регламент яки комиссия дә булдырмадык. Бүген шундый документ булмый торып, рус телле кандидатларга шушы сәбәп аркасында гына сайлау алды кампаниясендә катнашуын тыю дөрес түгелдер дип саныйм», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Дәүләт Совет Рәисе, кем генә мөрәҗәгать итсә дә, безгә үзара ике дәүләт телендә аңлашу мөһимлеген ассызыклады. 

«Ике телдә дә сөйләм телендә аралашу булсын иде. Халыкның мөмкинлекләрен дә арттыра алыр идек. Туган телне өйрәнүне беркемгә тыя алмыйбыз. Уку программалары ярдәмендә, башка милләт вәкилләрендә дә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятып була. Татар телен белгән руслар өчен дә бу өстенлек кенә булачак. Безнең өстенлек — күп милләтлелек, күп теллелек», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул хәзер полилингваль мәктәпләр булдыру, ике дәүләт телен өйрәнү буенча белем бирү стандартлары каралганын әйтте. «Заманында рус телле мәктәпләрдә татарча фонетика, грамматикалар белән укытуда арттырдык дип саныйм», — диде.