news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов Дума депутатлары арасында активлык рейтингында үз позициясен яхшыртты

Парламентарий рейтингта 34нче баскычны били.

Айрат Фәррахов Дума депутатлары арасында активлык рейтингында үз позициясен яхшыртты

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов хезмәттәшләре арасында активлык рейтингында үз позициясен яхшыртты. Рейтинг «Депутат Клуб» сайтында дөнья күргән.

«Дәүләт Думасы депутатының активлык индексы – депутатның закон чыгарудагы активлыгы ул», - диелә рейтингка аңлатма язуында.

Фәррахов Дәүләт Думасы депутатларының активлык рейтингында 34нче баскычны били. Тикшеренүләр быелның апреленнән июльгә кадәр үткәрелгән.

Татарстаннан сайланган тагын бер депутат – Борис Менделевич – мәгълүмат чараларында телгә алыну индексы буенча 40нчы баскычта урнашкан. Әлеге рейтинг гаммәви мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмат кырында парламентарийны күпме телгә алуларыннан чыгып төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100