“Бердәм Россия” халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итүнең мобиль челтәрен булдырачак

Соңгы биш елда партиянең җәмәгать кабул итү бүлекләренә 120 меңнән артык татарстанлы мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республикада мобиль кабул итү челтәре ачачак. Анда социаль һәм икътисади проблемаларны хәл итү өчен республика халкыннан мөрәҗәгатьләр һәм теләкләр кабул ителәчәк. Бу хакта Дәүләт Советында журналистларга “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов әйтте.

“Без мобиль кабул итү пунктлары башлап җибәрәбез. Бу махсус автобуслар булачак һәм анда җәмәгать кабул итү бүлеге хезмәткәрләре эшләячәк. Алар бөтен республика буйлап йөриячәк, халыкны кабул итәчәк һәм аларның мөрәҗәгатьләрен, теләкләрен туплап барачак. Шуның нигезендә партия хәл итәчәк мәсьәләләр исемлеге төзеләчәк”, - диде Камалтынов.

Ул, соңгы биш елда “Бердәм Россия”нең җәмәгать кабул итү бүлекләренә 120 меңнән артык татарстанлының үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итүен дә әйтте. Бу мәсьәләләрнең күпчелеге хәл ителгән.

“Статистика шундый: 20 проценттан артык сорау шундук хәл ителде, чөнки күпчелеге законнарны, норматив актларны аңлатуга мохтаҗ иде. Җәмәгать кабул итүенә мөрәҗәгатьләрдән соң, халык күтәргән проблемаларны хәл итү буенча партия, Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль органнарга тәкъдим белән чыкты”, - диде Юрий Камалтынов.