Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашты

Гражданнар үз мөрәҗәгатьләрендә төрле мәсъәләләрне күтәрде

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бу атнада РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский “Бердәм Россия” партиясе рәисе Владимир Путинның Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашты. Гражданнарн үз мөрәҗәгатьләрендә казанлыларны борчыган төрле мәсъәләләрне (инвалидлык буенча торакка субвенция алуда ярдәм күрсәтүдән алып музыка мәктәбен авария хәлендәге бинадан күчерүне тизләтүгә кадәр) күтәрде.
Казанда яшәүче ике ханым депутат И.Богуславскийга суд күрсәтмәсенә дә карамастан бинаны сафка бастыру эшләрен төгәлли алмаучы төзелеш оешмасына йогынты ясау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Инде берничә ел буе төзелеп бетмәгән бинада яшәүчеләр түбәдән су агу һәм башка җитешсезлекләр аркасында зур уңайсызлыклар кичерә.
“Мин татарстанлылардан бу темага даими рәвештә шикаятьләр алам. Алданган өлешкә кереп йорт төзүчеләргә бәйле проблема киң таралыш алды, ул бүгенге көннең бер афәтенә әверелде. Бу проблеманы комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан вкладчылар һәм өлешкә кереп йорт төзүчләрнең хокукларын яклау буенча махсус эшче төркем булдыруга китерде. Июль ахырында эшче төркем Татарстан хакимиятләре, шулай ук Казан, Чаллы һәм республикадагы башка шәһәрләрнең өлешкә кереп йорт төзүчеләр инициатив төркемнәре вәкилләре белән әлеге мәсьәлә хакында фикер алышу өчен Казанга киләчәк”, - диде Ирек Богуславский.
Иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән башка гражданнарга да ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны борчыган проблемаларны хәл итүгә белгечләр, барыннан да элек юристлар алыначак, чөнки еш кына бу мәсьәләләр җентекләп өйрәнүне сорый, дип хәбәр иттеләр “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән.
Бүгенге көндә Путинның Казандагы кабул итү бүлмәсенә ай саен 200-300 кеше мөрәҗәгать итә.
Ирек Богуславский мондый очрашуларны, РФ Дәүләт Думасының башка депутатлары кебек үк, даими үткәрә. Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ул гражданнарны кварталга бер мәртәбә, ә Татарстанның Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Казанның Идел буе районнарындагы үзенең кабул итү бүлмәләрендә ай саен кабул итә.