Фәрит Мөхәммәтшин: “Киләсе сайлау кампаниясенең уңышлы узачагында шигем юк”

27 июньдә президент праймеризының беренчесе уздырылачак

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). “Киләсе сайлау кампаниясенең уңышлы узачагында шигем юк”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм төбәк иҗтимагый фондының Попечительләр советы утырышында.

Парламент җитәкчесе быел татарстанлыларга ТР Президентын һәм җирле үзидарәләргә 7718 депутат сайларга кирәк булачагын искәртте.

27 июньдә президент праймеризының беренчесе уздырылачак. Бу дата ТР Президенты вазифаларына праймериз үткәрү белән шөгыльләнүче инициатив төркемнең Казанда уздырылган утырышында билгеләнде. Югары җитәкчелек вазифаларына илдә партия эчендә сайлаулар үткәрүне иҗтимагый оешма вәкилләренә партия ышанып тапшырганнардан Татарстан беренче төбәк булды. “Праймеризны уздыру дәрәҗәсе бик нык артты, - дип саный Ф. Мөхәммәтшин. - Тере дискуссияләр үткәрелә, альтернатив тәкъдимнәр кертелә.”

ТР Дәүләт Советы җитәкчесе сайлаучыларның өметләре елдан-ел артуын да ассызыклады. Партия проектлары күбәя, аларны гамәлгә ашыру өчен акча кирәк. “Без эш темпларын киметергә җыенмыйбыз”, - дип сүзен тәмамлады Ф. Мөхәммәтшин.

Фондның 2014 елда башкарган эшләре буенча аның Президенты Геннадий Глушков хисап тотты. Ул шулай ук бу оешманың яңа эшләү концепциясе һәм планнары белән дә таныштырды. Геннадий Глушков сүзләренчә, хәзер эшләүдә яңа инструментлар өстәлгән һәм бурычлар арткан. Быел “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге һәм Татарстанның өбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм иҗтимагый фонды 16 проектны тормышка ашырырга ниятли. Алар арасында “Юлларда куркынычсызлык”, “Диабетка каршы көрәш”, “Ветеран”, балалар арасында “Минем илем” рәсем конкурсы, “Өлкән буын”, “Социаль эшмәкәрлек”, “Спортлы балачак” һ.б. бар. “Көчне бергә туплап, нәтиҗәләргә ирешәчәгебезгә ышанам”, - диде фондның Попечительләр Советы рәисе Лотфулла Шәфигуллин.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.