Украина белән Россия арасындагы бәхәсләрдә югарырак максатка ирешү бәрабәренә Кырым татарлары халкының кыенлык кичерүенә юл куярга ярамый

РФ Президенты, соңгы 20 елда кырымтатарларга ярдәм буларак бик аз эш башкарылган, дип борчылуын белдерде

 (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, Киев белән Мәскәү арасындагы бәхәстә Кырым татарлары халкы "вак акча" (разменная монета) булырга тиеш түгел, диде.

Бүген дәүләт башлыгы Кырым татарлары белән очрашуда, апрельдә кырымтатар халкын реабилитацияләү турында Указ имзаланды, дип искәртте. “Үз Ватанында кырымтатар халкы үсеше, нормаль яшәү шартларын җайга салу белән бәйле мәдәни һәм сәяси реабилитация буенча системалы чаралар нигезе булыр  дип өметләнәм”, - дип белдерде В.Путин. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. Россия Президенты, бу бик кискен, катлаулы мәсьәлә – җир участокларын да кертеп, милек объектларын тиешенчә рәсмиләштерүгә кагыла, дип билгеләп үтте.

РФ Президенты “соңгы 20 елдан артык вакытта Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Казакъстаннан даими яшәү урыннарына күчкән кырымтатарларга ярдәм буларак, бик аз эш башкарылган”, - дип борчылуын белдерде. “Миңа Татарстан Президенты, кешеләр бик гади шартларда яши, рәтле юллар, балалар бакчалары, поликлиникалар юк, дип сөйләде. Шуңа күрә бик зур эшләр көтә”, - дип игътибарны юнәлтте ул.

“Федераль, төбәк, җирле хакимият – без кешеләргә туган җирләрендә яхшы яшәү өчен шартлар булдыруга чын күңелдән әзер кешеләр белән эшләргә әзер, - дип билгеләп үтте Путин. - Әмма ниндидер бәхәсләрдә, шул исәптән дәүләтара бәхәсләрдә, югарырак максатка ирешү бәрабәренә  берничек тә Кырым татарларының  кыенлык кичерүенә (разменная монета)  юл куя алмыйбыз”, - диде РФ Президенты.