Мөхәммәтшин: Коронавируска каршы көрәш икътисади проблемалар белән каралырга тиеш

«Бизнеска хезмәткәрләр алдында үз йөкләмәләрен үтәве көннән-көн кыенлаша. Әмма шул ук вакытта миллионлаган кешенең үз керемнәрен югалтуына, ә меңләгән предприятиенең бөлгенлеккә төшүенә юл куярга ярамавын барыбыз да аңлыйбыз», - диде «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус һәм аның аяныч нәтиҗәләренә каршы көрәш икътисади проблемалар белән бәйләнештә каралырга тиеш. Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әлеге фикерен әйтте. Бу хакта партия рәисе Дмитрий Медведевның сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, бизнес вәкилләре белән онлайн-киңәшмәсеннән соң фирка әгъзалары белән аралашканда шулай дип белдерде, дип яза ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бизнеска хезмәткәрләр алдында үз йөкләмәләрен үтәве көннән-көн кыенлаша. Әмма шул ук вакытта миллионлаган кешенең үз керемнәрен югалтуына, ә меңләгән предприятиенең бөлгенлеккә төшүенә юл куярга ярамавын барыбыз да аңлыйбыз», - диде Дмитрий Медведев.

«Безнең бурыч – конструктив, чынбарлыктагы вазгыятьне чагылдыра торган тәкъдимнәр җиткерү. Өстәвенә, «Бердәм Россия» төбәкләрдә интенсив эш алып бара, гражданнар һәм бизнеска волонтерлар ярдәме, хокукый булышлык күрсәтә. Һәм шуның нәтиҗәсендә урыннардагы вазгыятьне башкалардан яхшырак аңлый. Үз тәкъдимнәребезне Хөкүмәткә юллаячакбыз һәм алар һичшиксез исәпкә алыначак. Мин Президент белән әлеге мәсьәлә буенча шәхсән фикер алыштым», - дип белдерде партия рәисе.

«Бизнесның проблемалары бөтен җирдә дә бар, кайбер төбәкләрдә ул күбрәк, кайсыларында азрак, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәгә нәтиҗә ясап. - Татарстанга система хасил итүче буларак нефть тармагы, КАМАЗ, башка өлкәләр дә мөһим, карарлар кабул иткәндә вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк».