Путин ЭЭМ хезмәткәрләре өчен чикләү чаралары турында: “Барысына да бер үк төрле караш”

Президент көч структуралары хезмәткәрләренең чит илгә чыгуларын чикләү факты буенча үз позициясен белдерде

  (Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Россия Президенты Владимир Путин халык белән туры линия вакытында участок полициясенең чит илгә чыгуын чикләү “артык чара” дип килеште.

“Әлбәттә, полициянең участок вәкаләтлесе  сер саклаучылар түгел. Беренче карашка, бу артык чара кебек күренә. Әмма бу мәсьәлә буенча Куркынычсызлык советы киңәшмәсендә фикер алыштылар. Бу алым ведомство позициясе белән бәйле. Әгәр андый сәфәрләр кайберләренә рөхсәт ителсә, ә икенчеләренә юк икән, бу дөрес булмас иде. Бу гомуми алым”, - дип аңлатма бирде Владимир Путин.

Шул ук вакытта, хокук саклау органнарында һәм көч структураларында эшләүче кеше хәзерге вакыйгаларны аңлый һәм башка дәүләтләр махсус хезмәтләре өчен кызыксыну уятырга мөмкин. “Әмма бу чараның кирәгеннән артык булуы белән килешәм”, - дип белдерде ул үз позициясен.