“Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесе булдырылачак

Бу хакта ТР Дәүләт Советының утырышында карар кабул ителде

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). РФ һәм ТР законнарын, парламентаризмны, гражданлык җәмгыятен, демократияне, парламентара элемтәләрне үстерүгә һәм законлылыкны ныгытуга аеруча зур өлеш керткән өчен, шулай ук актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре, закон чыгару (вәкиллекне) органнарда күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен РФ һәм чит ил гражданнары “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесе белән бүләкләнергә мөмкин.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының утырышында карар кабул ителде.