Илдар Гыйльметдинов мәдәнияткә дәүләт тарафыннан ярдәм итүне уңай бәяләде

Дәүләтнең бу юнәлештәге адымнары Конституциядә генә түгел, Россия Федерациясе Президенты карарларында да, дәүләт программаларында һәм илкүләм ярдәмче программаларда да чагыла, ди депутат.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Конституциягә Россиядә мәдәнияткә дәүләт ярдәм итә һәм саклый дигән төзәтмәләр — дөрес. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

«Россия Президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр буенча соңгы советта күпләрнең үтенечен хуплап, 2022 елны Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирас һәм сәнгать елы дип игълан итәргә йөкләмә бирде. Бу ел тулысынча шул темага багышланачак», — диде ул.

Шулай итеп, дәүләтнең бу юнәлештәге адымнары Конституциядә генә түгел, Россия Федерациясе Президенты карарларында да, дәүләт программаларында һәм илкүләм ярдәмче программаларда да чагыла.

«22 апрельдә халык Конституциядә мәдәниятне һәм телләрне хуплауны күреп, шул рәвешле җавап бирер дип өметләнәбез. Анда уңай хис-кичерешләр генә тудыра торган тәкъдимнәр җыелмасы», — диде Илдар Гыйльметдинов.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары VI чакырылыш республика парламентының сигезенче утырышында «гамәви хакимият оештыруның һәм эшләвенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында»гы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.