Кырымдагы референдум: сәгать 12.00дә тавыш бирүчеләрнең саны 44 проценттан артты

“Барысы да штат режимында уза”, - дип белдерде референдумны уздыру буенча Комиссия рәисе

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кырымда референдумны уздыру буенча Комиссия рәисе Михаил Малышев тавыш бирүчеләрнең килүе буенча мәгълүматны җиткерде.
Аның катнашында брифинг “Россия 24” каналында күрсәтелде.

М.Малышев мәгълүматы буенча, сәгать 12гә (Мәскәү вакыты белән сәгать 14.00га) тавыш бирергә килүчеләрнең саны 44 проценттан арткан (670 меңнән артык сайлаучы). Бу Севастопольда сайлаучылар буенча мәгълүматны исәпкә алмыйча, дип ачыклык кертте ул.