Татарстан Президенты Дәүләт Советының 25 нче сессиясендә катнаша

Көн тәртибенә 30 дан артык мәсьәлә чыгарылган.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советы V чакырылыш депутатларының 25 нче сессиясе бара. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төбәкнең төрле ведомство һәм министрлык вәкилләре катнаша.

Көн тәртибенә барлыгы 30 дан артык мәсьәлә чыгарылган. Алар арасында “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 нче һәм 42 нче матдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 303-5 нче номерлы ТР закон проекты (I укылыш), “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында”гы 320-5 нче номерлы Татарстан Республикасы закон проекты (I укылыш), “Оешмалар мөлкәтенә салым турында”гы ТР законының 2 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү хакында” 314-5 нче номерлы ТР закон проекты (I укылыш), “Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында”гы 302-5 нче номерлы ТР закон проекты (I укылыш), федераль закон проектлары бар.