news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байтасов Казахстан һәм Татарстан турында: Без тугандаш халыклар һәм шулай калабыз да

Казахстандагы фаҗигале вакыйгалар илнең Татарстан белән мөнәсәбәтләрендә чагылмаячак, дип саный Арманжан Байтасов.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Казахстан медиаменеджеры һәм эшмәкәр Арманжан Байтасов Казахстанда булган фаҗигале вакыйгалар илнең Татарстан белән мөнәсәбәтләрендә йогынты ясамас дип өметләнә.

«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин алып бара торган «Галстуксыз әңгәмә» тапшыруында ул шундый фикерен әйтте.

«<…> минемчә, икътисади яктан бернәрсә дә үзгәрмәячәк, мәдәният өлкәсендә дә — без тугандаш халыклар һәм шулай булып калачакбыз да. Безнең уртак тарихыбыз бик бай, без бер-беребезгә бәйләнгән һәм бергә калачакбыз», — дип ассызыклады Татарстан телеканалының әңгәмәдәше.

Казахстан белән Татарстан арасындагы икътисади багланышларга килгәндә, Байтасов «Татнефть» белән «отышлы контрактлар» һәм күптән түгел КАМАЗ белән имзаланган килешү турында искә төшерде. «Минемчә, барлык акыллы элемтәләр, имзаланган барлык контрактлар да төгәл үтәлер. Казахстанда барысы да тотрыклы эшли, ил шактый бай, зур», — дип билгеләп үтте ул.

  • Медиаменеджер Байтасов Казахстан хакында: Төп тәҗрибә — реформаларны вакытында үткәрү, дип әйтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100