Россия Президенты кәнәфие өчен көрәшне биш кандидат дәвам итәчәк

РФ ҮСК ил башлыгы вазифасына кандидатлар теркәү өчен документлар кабул итүне тәмамлады
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Үзәк сайлау комиссиясе РФ Президенты вазифасына кандидатлар теркәү өчен документларны кабул итүне тәмамлады. Ил башлыгы кәнәфие өчен көрәшне биш кеше дәвам итәчәк.
Документларын ҮСК иң соңгылардан булып Россия демократик партиясе лидеры Андрей Богданов тәкъдим иткән, дип хәбәр итә “Новости” РМА. Шулай итеп, Россия Президенты вазифасына ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, “Бердәм Россия” партиясе кандидаты, РФ беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев, шулай үз-үзләрен күрсәтүче – Россия демократик партиясе җитәкчесе А.Богданов һәм Россия халык-демократик берлеге лидеры Михаил Касьянов дәгъва кыла.
Закон буенча, документлар кабул итү һәм Үзәк сайлау комиссиясенә теркәү турындагы ахыргы карарны кабул итү өчен 10 көннән дә артыграк вакыт бирелми. Шул рәвешле, фамилияләре сайлау бюллетеньнәренә кертеләчәк РФ Президентына кандидатларның ахыргы исемлеге 27 гыйнвардан да соңга калмыйча билгеле булачак.
Рәсми рәвештә теркәлгән кандидатлар бары икәү – Зюганов һәм Жириновский, алар документларын декабрь аенда ук тапшырган һәм теркәлү процедурасын узган инде.