Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстан парламентына вакытыннан алда тавыш бирү Балык Бистәсендә 100 процентта үтте
Балык Бистәсендә Үзбәкстан парламентына алдан тавыш бирү узды.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында парламентка, өлкә, шәһәр һәм район Советларына сайлаулар булачак. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда, шул исәптән Балык Бистәсендә дә, алдан тавыш бирү узды. Районда даими яки вакытлыча яшәүче Үзбәкстан гражданнары җирле мәдәният йортында үз сайлау хокукларыннан файдаланды. Бу хакта «Авыл офыклары» газетасы яза.
Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчелеге киңәшчесе Алишер Зыямөхәммәдов билгеләп үткәнчә, закон чыгару палатасы депутатлар сайлау өчен барлык шартларны да тудырган.
«Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы һәм Балык Бистәсе районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез», - диде Зыямөхәммәтов.
Тавыш бирүчеләр югары активлык күрсәтте. Балык Бистәсе районында даими һәм вакытлыча яшәүче Үзбәкстан гражданнарының яртысыннан артыгы иртәнге тугызга үз тавышларын биргән иде инде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тугандаш халык вәкилләрен чәй, камыр ризыклары һәм кипкән җиләк-җимеш белән сыйлады.
Үзбәкстан Республикасы парламентына вакытыннан алда тавыш бирү Балык бистәсендә 100 процент тавыш белән узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз