Мәскәүдә «Бердәм Россия» кабул итү бүлмәләренең яңа моделе тәкъдим ителәчәк

Съездда Татарстаннан 26 делегат катнашачак, алар арасында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да бар.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре тиздән күпфункцияле үзәкләргә әвереләчәк, аларда россиялеләр партия проектлары хакында белә алачак. 23 ноябрьдә Мәскәүдә узачак съездда эшнең яңа моделен тәкъдим итәчәкләр. «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак Мурманскига рәсми сәфәре барышында шул хакта хәбәр итте.«Без съездда партиянең яңа модель кабул итү бүлмәсен тәкъдим итәчәкбез. 2020 ел дәвамында барлык төбәкләрдәге кабул итү бүлмәләрен күпфункцияле партия үзәкләре рәвешенә китерәчәкбез», - диде Турчак.Генераль совет секретаре үз чыгышында билгеләп үткәнчә, иҗтимагый кабул итү бүлмәләре «партиянең йөзе» булырга тиеш. «Бу барлык дәрәҗәдәге депутатлар кабул итүләр үткәрә һәм мөрәҗәгатьләр кабул итә торган урын гына түгел. Алар шул ук вакытта күпфункцияле үзәкләр дә. Бирегә килеп, фирка проектлары хакында белергә, партиягә керергә мөмкин», - дип искәртте Турчак.«Бердәм Россия» партиясенең XIX съезды якындагы чорга партиянең өстенлекле бурычлары хакында фикер алышу өчен мәйданчык булачак. Партия җитәкчесе, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев моңа кадәр билгеләп үткәнчә, Мәскәүдәге съезд 2021 елда РФ Дәүләт Думасына сайлау кампаниясенә старт бирүгә багышланачак.«Без акрынлап алдагы сайлау циклына кереп барабыз, шунлыктан перспективаларны да карарга тиешбез. Съездда «Бердәм Россия» партиясенең киләсе елда Бердәм тавыш бирү көнендә катнашуы хакында фикер алышачакбыз», - диде Медведев.