Сергей Лавров Россия ватандашлары конгрессын татар конгрессы белән эшләргә өндәде

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры сүзләренчә, милли төркемнәр белән диалогны тирәнәйтү кирәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Алена Низамова). Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессына нинди бурычлар куелганы хакында сөйләгәндә, «күп миллионлы татар җәмәгатьчелеген берләштергән» Бөтендөнья татар конгрессы белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга өндәде.

«Милли төркемнәр белән диалогны тирәнәйтү кирәк. Россия милләтләренең халыкара оешмалары белән эшчәнлекне ныгыту мөһим. Алар арасында — Россиядәге һәм чит илләрдәге күпмиллионлаган татар җәмгыятен берләштереп тора торган Бөтендөнья татар конгрессы», — диде үз чыгышында Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры.

Сергей Лавров сүзләренчә, Россиянең этноконфессиональ һәм күп конфессияле халыкларының бердәмлеген һәм күптөрлелеген саклауны дәвам итәргә кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты язуынча, бу утырышта Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашкан.

  • Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессы 15-16 октябрьдә Мәскәүдә уза. Анда Россиядән һәм чит илләрдән меңгә якын делегат катнаша. Конгрессның максаты — чит илләрдә яшәүче Россия кешеләренә ярдәм итү.