news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард.татар» проекты Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә түгәрәк өстәл үткәрде

15 октябрьдә онлайн форматында башланган Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе түгәрәк өстәлдә күтәрелгән төп тема булды.

«Миллиард.татар» проекты Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә түгәрәк өстәл үткәрде
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 14 октябрьдә «Миллиард.татар» проекты Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә түгәрәк өстәл үткәрде. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген – 15 октябрьдә онлайн форматында башланган Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе (ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк) түгәрәк өстәлдә күтәрелгән төп тема булды.

Чарага ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да килгән иде.

Вәкаләтле вәкиллек чакыруы буенча Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе хакында фикер алышуда төрле эшчәнлек өлкәләрендә танылган мәскәүлеләр – милләттәшләребез һәм чыгышы белән Татарстаннан булган кешеләр дә катнашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да әлеге чараның әһәмияте хакында сөйләде. Бу халыкның торак шартлары, гаиләнең структурасы, милләт һәм белем дәрәҗәсе турында тулы мәгълүмат алуның бердәнбер ысулы. Нәкъ менә шушы мәгълүматлар нигезендә илдәге барлык социаль-икътисади мәсьәләләр хәл ителә. Соңгы җанисәп 2010 елда узган иде.

Очрашуда шулай ук Мәскәүдәге татар җәмгыятенең бүгенге хәле, мишәрләрне аерым халык итеп күрсәтү омтылышына бәйле мәсьәлә хакында да фикер алыштылар.

«Миллиард.татар» проекты вәкиле Тимур Рәхмәтуллин түгәрәк өстәлнең модераторы ролендә чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100