Илсур Метшин Идел буе округы мэрларының сентябрь медиарейтингында беренче булды

Казан шәһәре башлыгы зур аерма белән Саратов һәм Чабаксардагы коллегаларын узып киткән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин сентябрь аенда Идел буе федераль округы субъектларында башкала җитәкчеләре медиарейтингының беренче урынын алды. Исемлекне «Медиалогия» мәгълүмати-аналитика системасы белгечләре төзегән.

«Илсур Метшин (Казан), Михаил Исаев (Саратов) һәм Алексей Ладыков (Чабаксар) рейтинг лидерлары булды», — дип белдерә экспертлар.

Казан мэры 15 938,8 пункт җыйган, ә Саратов һәм Чабаксар мэрлары 8 069 һәм 6 823 пункт туплаган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның Казан мэры вазифасына яңадан сайлануы турында еш язган. Моннан тыш, медиада Илсур Метшинның 26 метро станциясе ачу планнары һәм Татарстан башкаласы җитәкчесе үткәргән «Kazan Digital Week» халыкара форумында түгәрәк өстәл уздыруы турында хәбәрләр дә күренгән.