Россиядә 3 миллионга якын кеше Дума сайлауларында онлайн-тавыш бирүгә язылган

Бүгенге көндә исемлекләрне тикшерәләр: теге яки бу кешенең анда кертелүе ни дәрәҗәдә нигезләнгән булуын ачыклыйлар.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 3 миллионга якын кеше Дәүләт Думасы сайлауларында дистанцион тавыш бирүгә язылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Аларның 2 миллион 100 меңнән артыграгы – Мәскәүдә, 700-800 меңгә якыны – Россия Федерациясенең дистанцион тавыш бирү оештырылачак башка субъектларында», - диде Булаев «Россия 24» телеканалы эфирында.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә исемлекләрне тикшерәләр: теге яки бу кешенең анда кертелүе ни дәрәҗәдә нигезләнгән булуын ачыклыйлар.