Татарстанда сайлау көннәрендә участокларда 21 меңнән артык күзәтүче эшләгән

Күзәтүче буларак беренче тапкыр блогерлар да катнашкан, алар туры трансляцияләр алып барган, тавыш бирүнең ничек узуы турында постлар чыгарган.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көзге сайлауларны Татарстан Иҗтимагый палатасы, шулай ук кандидатларның һәм сәяси партияләрнең күзәтүчеләре контрольдә тотты. Шулай ук сайлау комиссиясе әгъзалары да күзәтте. Моның өчен барлыгы 21 меңнән күбрәк кеше җәлеп ителгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Җәмәгать күзәтүчеләренең, партияләр һәм аерым кандидатлардан күзәтүчеләрнең эше шактый көйле узды. Тулаем алганда, тавыш бирү штат режимында узды. Тавыш бирү барышына йогынты ясаган җитди хокук бозулар булмады», — диде Кондратьев.

Аның сүзләренчә, 11-13 сентябрьдә республиканың сайлау участокларында Татарстан Иҗтимагый палатасыннан, шулай ук партияләрдән һәм кандидатлардан 15,6 меңнән күбрәк күзәтүче эшләгән. Шулай ук тавыш бирүнең гаделлеген участок сайлау комиссияләреннән 5,3 мең әгъза да тикшергән.

Татарстанда көзге сайлауларда күзәтүче буларак беренче тапкыр блогерлар да катнашкан. Алар көн дәвамында туры трансляцияләр алып барган һәм тавыш бирүнең ничек узуы турында постлар чыгарган.