Дәүләт Думасында көзге сессиянең беренче пленар утырышы узачак

Бу сессиядә яңартылган Россия Конституциясе нигезләмәләрен үтәүгә юнәлтелгән закон проектлары өстенлекле булачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген көндез Дәүләт Думасында көзге сессиянең беренче пленар утырышы башлана. Бу хакта үзенең Инстаграм аккаунтында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«Бюджет чикләүләренә, коронавирус инфекциясенә бәйле куркынычлар саклануга карамастан, дәүләтнең барлык социаль бурычларын үтәү, балалы гаиләләргә ярдәм итү, барлык түләүләрне, пенсияләрне, пособиеләрне, вакытында һәм тулысынча индексацияләү, икътисад үсешенә шартлар тудыру бәхәссез өстенлек булачак», — диде парламентарий.

Бу сессиядә Россия Конституциясенең яңа нормаларын тормышка ашыруга юнәлгән закон проектлары, шулай ук 2021 елга һәм планлы периодка федераль бюджет турындагы документлар иң әһәмиятлеләре булачак.

Алдарак Татарстаннан Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда Олег Морозовның җиңүе билгеле булган иде.