news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада кибетләрдә срогы чыккан товарны тапкан кешеләргә акча түләргә тәкъдим иттеләр

Хәзер яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктлары белән сәүдә итү турында хәбәр иткән кеше мораль компенсацияне суд аша алуга гына исәп тота ала.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында кибеттә яраклылык вакыты чыккан продуктларны тапкан гражданнарга кагыйдә бозган өчен язылган штрафның яртысын түләргә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага депутат Василий Власов юллаган. Бу хакта RT хәбәр итә.

Парламентарий үз мөрәҗәгатендә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларын сатуга юл куйган компанияләргә 20 меңнән 30 мең сумга кадәр административ штраф салынуын искәртте.

Шул ук вакытта яраклылык вакыты чыккан продукт сатып алган һәм хокук бозуны ачыклаган кеше мораль компенсация алуга гына исәп тота ала. Практика күрсәткәнчә, соңгысы асылда символик характерда, дип искәртте Власов.

«Шуңа бәйле рәвештә хокук бозу фактын (сатудагы яраклылык вакыты чыккан азык – төлекне) ачыклаучы һәм бу хакта контрольлек итүче органнарга хәбәр итүче граждан штраф салынганда аның суммасының яртысына исәп тота ала торган хокукый механизм булдыруның максатка ярашлы булуын тикшерүегезне сорыйм», - дип аңлата депутат.

Василий Власов фикеренчә, мондый икътисади стимулны гамәлгә кертү срогы чыккан продукция сату очракларына җәмәгать контролен көчәйтүгә ярдәм итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100