news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы утырышында катнаша

Европа парламентарийлары мәдәни мирас белән идарә итү мәсьәләләре турында фикере алышырга, торакны арендалау өчен онлайн-платформалар эшен анализларга ниятли.

Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы утырышында катнаша
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бүген Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең икенче өлеше ачылды. Пленар утырыш эшендә Конгрессның мактаулы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сессия яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында видеоконференция режимында уза.

Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар утырышын аның Рәисе Линдерт Вербеек ачты. Сессия көне тәртибенең төп мәсьәләсе булып COVID-19 пандемиясенең Европа шәһәрләрендә социаль-сәяси һәм демократик процессларга йогынтысы, икътисадта локдауннар белән бәйле кризистан соңгы күренешләрне бетерү, шулай ук замана проблемаларына каршы көрәштә төбәкләр теләктәшлеге тора.

Моннан тыш, сессиянең көн тәртибендә — Европа илләрендә җирле үзидарәнең Европа хартиясен гамәлгә ашыруга бәйле кайбер актуаль мәсьәләләр. Европа парламентарийлары шулай ук мәдәни мирас белән идарә итү мәсьәләләрендә тукталырга һәм торакны арендалау өчен онлайн-платформалар эшен анализларга ниятли.

Бүген көннең икенче яртысында һәм иртәгә палата утырышлары уза. 17 июньдә Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының чираттагы сессиясе пленар утырыш белән тәмамлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100