Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе электрон рәвештә тавыш бирү үзенчәлекләрен аңлатты

Барлык гражданнар өчен почта аша һәм дистанцион электрон тавыш бирү мөмкинлеге тәэмин ителәчәк, бу бигрәк тә пандемия шартларында актуаль.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе дистанцион электрон һәм почта аша тавыш бирү белән бәйле федераль закон проекты нигезләмәләрен аңлатты.

Аерым алганда, «дистанцион электрон тавыш бирү» термины махсус программа кулланып, кәгазь бюллетеньне кулланмыйча гына тавыш бирүне аңлата.

«Бу тавыш бирү формалары Россия үзәк сайлау комиссиясе тәкъдим иткән очракта дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарына, РФ субъекты референдумына, җирле референдумга сайлаулар үткәргәндә кулланылырга мөмкин», - дип аңлаттылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республика Президенты һәм җирле совет депутатлары, шулай ук Дәүләт Думасына һәм Дәүләт Советына депутатлар сайлаулары узачагын искәртте. Аның фикеренчә, сайлау системасы төрле катлаулы вазгыятьләрдән чыгу юлларын таба белергә тиеш. Шуңа күрә бу закон актуаль булып тора.